Ир-атларга ышанырга ничек өйрәнергә икән?
Бүгенге проблемаларымны сөйләүне шактый ерактан башлыйм әле. Уйлыйм-уйлыйм да, тагын шул нәтиҗәгә киләм: аларның башы шулай еракка – балачакка ук барып тоташа бит.
Без әтисез үстек. Дүрт бала! Абый белән апа бездән шактый зурраклар иде, ә сеңлем белән минем яшь аралары – ел ярым гына. Безнең буйлар да гел бертигез булды, бер-беребезгә бик охшаганбыз да, шуңа күрә еш кына сеңлем белән мине игезәкләр дип уйлыйлар иде.
Әтине белмим диярлек. Бик аз хәтерлим, тик анысы да абый белән апа сөйләгәннәрдән генә түгелме икән? Мөгаен, шулайдыр, аны хәтерлим кебек тоела гынадыр миңа. Ике яшь ярымлык бала нәрсә хәтерләп калсын, нәрсә белсен инде? Тик ул мине күтәреп Сабантуйга барганыбызны беләм кебек. Кешеләр бик күп икән, ә мин алардан куркып, оялып, башымны әтигә яшерәм. Аңардан тәмәке исе килә... Кино кебек менә шундый бердәнбер хатирә. Әнидән сорап караганым булды, ул: «Мин белмим, исемдә юк, бәлки, алып та баргандыр. Әтиегез бәйрәмнәр ярата иде», -– дип кенә җавап бирде. Тәмәке исе килә дидем бит, ә әти, чыннан да, тарта торган булган.
Безне ташлап башка хатынга йортка барып кергән ул.
Дүрт балалы ирне кабул иткән хатын нинди булгандыр, анысын да әйтә алмыйм. Без үскәндә авылда юк иде инде ул апа, каядыр читкә чыгып киткән иде. Авыл халкы: «Балаларны ятим иттең», – дип, аның күзен дә ачтырмаган дип сөйлиләр иде. Бигрәк тә әти фаҗигале төстә үлеп киткәннән соң. Эчкән килеш руль артына утырган булган ул. Яңгыр яуган көнне машинасы белән таудан тәгәрәгән. Теге хатын белән озак та торып калмаган алар. Болай да бергә Ташкентка китәргә җыенып йөргән чаклары булган.
Әти өйдән чыгып киткәч, әни аның бөтен фотоларын утка яккан. Аның туганнары белән дә аралашып яшәмәдек. Үзләре дә безне бик якын китермәгәннәр. Якын итсәң, булышырга кирәк бит аннары, болай җиңелрәк, дия иде әни. Мөгаен, ул хаклы булгандыр.
Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ir-atlarga-ysanyrga-nicek-oiranerga-ikan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев