“Әти“ дип әйтергә тилмергән сугыш чоры баласы мин...
Арча шәһәрендә яшәүче, районның мөхтәрәм хатын-кызы Рая апа Фәтхуллина бу сүзләрне еш кабатлый
Шушы арада редакциядә булганда да әтисенә багышланган шигырьләрен сөйләде, аларның һәр сүзе күңел түрендә саклана, аларда сагыну, юксыну...
– Минем әтием Гарифуллин Ахунҗан Гарифулла улы 1906 елда Ашытбаш авылында туган, – дип сөйләп китте ул. – 1941 елның 9 августында алар безнең авылдан 6 кеше чыгып киткән. Мин шул елның 4 октябрендә туганмын. Әти киткәндә Зөфәр абыема – 5, Ягъфәр абыйга 3 яшь булган. Әти бригадир булып эшләгән. Әнием Хөснәгә аңа карап ниндидер өстенлек бирелмәгән. Киресенчә, әнә эшкә башта Хөснә чыксын, аннан соң без чыгарбыз, дия торган булганнар. Әни тырыш кеше булган, Шекәдә мәдрәсә тәмамлаган, авылның абыстае иде. Миңа 4 яшь тирәсе булгандыр, әнинең ниндидер кәгазь тотып елап торганын хәтерлим. Әтинең хәбәрсез югалуы турындагы хәбәр булгандыр инде ул.
Ишек алдым яшел чирәм,
Әтәч тырмап үстергән.
Әтекәем булмаса да,
Әнием багып үстергән.
Рая апаның күзләрендә яшь бөртекләре.
«Яңа Кырлай мәктәбендә укыйбыз. Абыйларның аягында чабата, әтиләре исән кайтканнар ботинка кия. Әтиләре хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә бернәрсә юк. Аларга әле шик белән карыйлар, “хәбәрсез югалган“ куркыныч сүз – бәлки ул “теге“ яктадыр. Бервакыт әти белән киткән 6 кешенең берсе – Гайнулла абый кайткан, дигән хәбәр ишеттем. Түзмәдем, шунда киттем. Ул нәрсәләрдер сөйләде, анык кына әйтмәде. “Әти исәнме?“ – дип кабат сорадым. “Кайтмый инде ул...“ – диде. Әтием 83 ел хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөрде. Җиңү көннәрендә бер открытка да бирмәделәр безгә...»
Ә Ахунҗан Гарифуллин 1942 елның июнендә үк илебез азатлыгын яклап һәлак булган, Новгород өлкәсенең Боровичи шәһәрендә җирләнгән.
– Бу минем өчен моңсу, шул ук вакытта горурлану хисләре уяткан хәбәр булды, – ди Рая апа. – Минем әти дә, балаларын, гаиләсен, туган авылын, туган җирен, Ватанын яклап һәлак булган бит! Әтинең язмышын ачыклап безгә шундый хәбәрне ирештергән Михаил Черепановка зур рәхмәт!
Әлеге документны Рая апага газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев