erid:2VtzquqpS7d
Тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды
Бөек Җиңүгә 80 ел

Тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды

Әлеге ветераннар сугыш елларында, аннан соңгы авыр елларда намус белән хезмәт иткәннәр, хөрмәт һәм дан аларга!

 

25 февральдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераннары Марзия Кәримовага, Халит Хәмидуллинга, Айван авылында яшәүче Мәдинә Миннулинага, Минталига Хәйруллинага “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел“ юбилей медальләрен тапшырды.

 


Нет комментариев