Арча районының Иске Җөлби авылында яшәүче алты балалы Шерматовлар гаиләсе урамда калган. Үзләре өйдә юк чагында ут чыгып, йортлары кара күмергә әйләнгән. Бүген алар күрше якта яшәүче әбиләренә күченгән. Әмма анда да озакка калып булмый. Биредә әбиләренең оныгы белән ире яши икән.