Реклама
Бар кеше, шул исәптән юридик затлар да, хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтә ала.
Гуманитар ярдәм җыю пунктларында
- калай банкада заводта ясалган ит консервылары;
- итле-боткалы завод консервалары,
- заводта эшләнгән калай банкада балык консервалары;
- ярмалар (герметик төргәктә);
- токмачлар (герметик савытта);
- чәй, шикәр, тоз, кофе (герметик төргәктә).
- юрган, пледлар, мендәрләр, урын-җир комплектлары;
- барлык яшьтәге кешеләр өчен яңа җылы кием, аяк киеме һәм баш киемнәре;
- балаларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне карау өчен кирәкле товарлар (подгузниклар, сеңдерә торган пеленкалар);
- шәхси гигиена чаралары (шампунь, теш пастасы, сабын һ.б.) кабул ителә.
Гуманитар ярдәм Арча шәһәре, Советлар мәйданы, 12 йорт (район администрациясе ишегалдында) адресы буенча эш көннәрендә 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр кабул ителә.
МӨҺИМ! Гуманитар ярдәм итеп бирелә торган әйберләр яңа булырга, этикеткалары, төргәкләре сакланган булырга, ә азык-төлек – озак саклана торган булырга тиеш.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз