erid:2VtzquqpS7d
Симетбашта авыл халкына шәҗәрәләр тапшырдылар
Арча яңалыклары

Симетбашта авыл халкына шәҗәрәләр тапшырдылар

Барысы авылның 189 гаиләсен шәҗәрәләр әзерләнеп тапшырылды.

Симетбаш авыл клубында "Шәҗәрә - буыннарның көмеш чылбыры" дип исемләнгән матур чара узды. Ул ТР Дәүләт архивы оештырган "Ядкәр" проекты (шәҗәрәләр интернет-порталы) кысаларында үткәрелде. Бу хакта район мәдәният идарәсе үз Телеграм каналында хәбәр итә.

Авылдашлары, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының экономика, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин иганәчелек күрсәтеп, Симетбашлыларга зур бүләк ясады. "Ядкәр" интернет-порталы тарафыннан авылның 189 гаиләсенә шәҗәрәләр әзерләнеп тапшырылды.

Әлеге чараны Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәртович, ТР архив эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәриевна ачып җибәрделәр. Районыбызга бүләк итеп "История органов исполнительной власти ТАССР и Республики Татарстан" китаплары тапшырылды. Әлеге китап белән районыбыз китапханәләрендә танышып булачак.

Чара районыбыз сәнгать осталарының матур чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан авыл халкына шәҗәрәләр тапшыру тантанасы булды.


Нет комментариев