erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада "Русская песня" халык вокаль ансамбле 50 яшьлек юбилей концертын уздырды

Тантаналы чара җыр, бию, котлау сүзләре һәм бүләкләр тапшыру белән үрелеп барды.

31 мартта Арча район Мәдәният йортында "Русская песня" халык вокаль ансамбленең 50 яшьлек юбилей  концерты узды. Тантаналы чара җыр, бию, котлау сүзләре һәм бүләкләр тапшыру белән үрелеп барды. Бу хакта район мәдәният идарәсе үз Телеграм каналында хәбәр итә.

Гөлнара Гәрәева җитәкчелегендәге коллектив һәрчак иҗади эзләнүдә, үсештә. Район күләмендә була торган бер генә чара да алар катнашыннан башка узмый. Ансамбльнең җырлы-биюле чыгышларын тамашачылар һәрвакыт көтеп алалар. Чөнки моңлы һәм дәртле җыр-биюләре аша рус халкының күңел халәте, моңы, горурлыгы чагыла, шулай ук үткән тарихы да, гореф-гадәтләре һәм йолалары күрсәтелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Русская песня” халык вокаль ансамбле күп санлы фестиваль-конкурслар лауреаты, дипломантлары, гран-при иясе.

Меңләгән тамашачының мәхәббәтен яулаган, 50 еллык тарихы булган “Русская песня" халык вокаль ансамбленең киләчәге якты булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X