erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Профсоюз оешмасы рәисе рәхмәт әйтә

Уку елы көзге кросстан башланды. Аннан китте дартс, мылтыктан ату, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат, чаңгы ярышы, волейбол...

Яңа Кенәрдән ветеран-педагог Гүзәл Әхмәтованың да йөрәге түзмәгән, волейболчы хатын-кызлардан калмаган.

Әле ул, сөбханалла, әнә ничек җаната үзенекеләр өчен! Йөрәкне аны бернишләтеп булмый, спортчы йөрәге һаман да “спорт” дип тибә инде ул!

“Арча” спорт комплексында көне буе волейбол ярышы барды. Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында 2021–2022 уку елында инде менә 8нче төрдәге спорт ярышларын үткәрә. Бу юлы район балалар бакчалары командалары ярышты.  Гүзәл ханым Әхмәтованың җанатуы куәтле булдымы: 11 команда арасында Яңа Кенәр балалар бакчасы хатын-кызлар командасы 1нче урынны алды. Котлыйбыз! Музыка белгече Рәмзия Гайфуллинага сокланмаслык түгел, мин аның бассейнда йөзгәнен исем китеп карап торганым бар, волейболны да оста уйный икән, әй! Соңыннан иң оста уенчыны да шушы командадан билгеләделәр. Ул – Яңа Кенәр балалар бакчасында кухняда эшләүче хезмәткәр Илгинә Сәләхова булып чыкты. Илгинәне котлап, хәлләрен сораштык. “Яңа Ашыт авылыннан, – дип таныштырды ул үзе белән. – Бала вакыттан волейбол уйныйбыз. Яңа Кенәр мәктәбендә укыганда волейбол тренерыбыз Тәлгать абый Әхмәтов булды. Волейбол кызыклы уен, яратам. Ярышка өч айлап әзерләнгәнбездер. Яңа Кенәр спорт залында шөгыльләндек. Арчада ярышта шактый көчле командалар бар иде. Алар белән уйнавы да күңелле. Йомшак команда белән уйнавы күңелсез бит ул. Ә Арчада ярышлар кызык-лы барды, димәк, командалар әзерләнеп килгән”. Яңа Кенәр балалар бакчасы командасында менә кемнәр бар иде: Рәмзия Гайфуллина, Наилә Гарипова, Гөлшат Мөхәммәтгалиева, Илгинә Сәләхова, Лилия Хәлилова. Мәктәпләр дә кушылып, финал ярышына Яңа Кенәр балалар бакчасы мөдире Ләлә Идиятуллина: “Ярышта үзем дә катнашам”, – ди. Уңышлар!

Командалар ике мәйданда уйнадылар. Берсендә профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов үзе исәпне алып барды, икенчесендә Арчаның 6нчы бакча тәрбиячесе Ләйсән Галимуллина уеннан бушаган арада очколарны теркәп барды. Ләйсәннең кәефе әйбәт иде. “Ике команданы җиңдек”, – диде ул. – Алдагы уеннар ни күрсәтер тагы!”

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярышлар кызганнан-кыза барды. Берәүнең дә җиңеләсе килмәде. Оста уенчылар әллә каян аерылып тора. Хәер, алар волейболда гына түгел, башка спорт төрләренә дә оста. 6нчы бакча тәрбиячесе Ләйсән Галимуллина кебек йөгерүдә дә, чаңгыда да, волейболда да. Арчаның 9нчы бакча тәрбиячесе Лилия Гәрәева, 11нче бакчадан Резедә Хәбибуллина, Гүзәл Җамалиева... – спортта таныш йөзләр.

Нәтиҗәләр: 1нче урында – Яңа Кенәр балалар бакчасы хатын-кызлар командасы, 2нче урында – Арчаның 7нче балалар бакчасы  командасы, 3нче урында – Арчаның 11нче балалар бакчасы командасы.

Җиңүче командалар Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Мәгариф учреждениеләре командаларының финал ярышлары турында аерым язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре спорт

2
X