Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арча Үзәк китапханәсе һәм балалар сәнгать мәктәбе грант отты

    Җиңүчеләрне котлыйбыз!

    Россия Федерациясе Президентының мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру өчен грантлар конкурсының беренче бәйгесендә Арча Үзәк китапханәсе  һәм Арча балалар сәнгать мәктәбе җиңү яулады. Бу хакта район мәдәният идарәсе үз Телеграм каналында хәбәр итә.

    Реклама

    Арча үзәк китапханәсенең "Китапханә - СИНЕҢ территорияң" проекты 454 019 сум күләмендә, Арча балалар сәнгать мәктәбенең "Игелек территориясе" (сәләмәтлекләре чикләнгән балалар өчен иҗади Art - студиясе) проекты 306 310 сум күләмендәге Грант ияләре булдылар.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: