Район матбугат хезмәте үсемлек калдыкларыннан котылу кагыйдәләрен искәртте
Бакча сезоны тәмамлана, ә үсемлек калдыклары арта. Ләкин ботак, коры үлән, сабак һәм агач кисентеләрен гадәти чүп контейнерына салырга ярамый.
Алар каты коммуналь калдыкларга керми. Ботаклар контейнерны тиз тутыра һәм чүп машинасының пресс механизмнарына эләгеп, техниканы ватырга мөмкин. Контейнер янына үсемлек калдыкларын өеп кую да хокук бозу санала һәм штрафка китерергә мөмкин.
Нишләргә?
- Компостка салырга
- Ботакларны ваклап, мульча итеп кулланырга
- Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп кенә яндырырга
- Күп күләмдә булса, махсус чыгару хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев