Биш яшьтән кечерәк балалар, әгәр алар өчен аерым урын кирәк булмаса, поездларда бушлай сәяхәт итә алалар.
Россия гражданнары балалары өчен ерак арага йөрүче поездларга тимер юл билетларын 70% ка кадәр ташлама белән сатып алырга мөмкин. Ташламалы билетны рәсмиләштерү һәм поездга утырту өчен балигъ булмаган баланың Россия гражданлыгын раслый торган документ кирәк булачак, дип хәбәр иттеләр РИА Новости Россия тимер юлларында.
Биш яшьтән кечерәк балалар, әгәр алар өчен аерым урын кирәк булмаса, поездларда бушлай сәяхәт итә алалар.
Биш яшьтән алып ун яшькә кадәрге пассажирлар өчен балалар тарифы гамәлдә. Билет бәясе өлкәннәр тарифының 35% тәшкил итә, ягъни ташлама 65% ка җитә. «Сапсан» һәм «Ласточка» тизйөрешле поездларында бу яшьтәге балалар өчен 65-70% ташламалар каралган. ТУЛЫРАК
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев