erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанның 496 ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр төгәлләнде

Тышкы яктырту 98% ка башкарылган

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзелеш эшләрен гамәлгә ашыру финиш сызыгына чыга, дип хәбәр итте «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары Арина Петрова ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә. Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Башкарылган эшләр күләме 94% ка җитте, программа тәмамланырга бер атна кала, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Тышкы яктырту 98% ка башкарылган: эшләр 41 ишегалдында алып барыла, 517 ишегалдында төгәлләнгән. Монтаж эшләре 86% ка башкарылган (динамика – ике атна эчендә 15%), 11 мең берәмлек җиһаз монтажланган. Эшләр сигез муниципалитетта 95 ишегалдында алып барыла, 370 ишегалдында тулысынча төгәлләнгән. Графиктан калышу юк. ТУЛЫРАК
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев