Гөмбә җыю серләре
Гөмбә чоры башлангач, агуланучылар саны да арта. Күпләрнең яраткан шөгыле баш бәласенә әверелмәсен өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга? Гөмбә белән агуланган очракта нишләргә?
Табиб-диетолог Индира Гыймалтдинова шул уңайдан "Ватаным Татарстан"га киңәшләрен биргән:
- Гөмбәне кәрзингә җыюдан да яхшысы юк. Пакет, капчык, чиләкләрдә ул тиз бозыла.
- Гөмбә җыйганда аны тешләп карарга ярамый! Беренче карашка көлке тоелса да, күпләр нәкъ шулай эшли.
- Базардан сатып алынган гөмбәләр дә куркыныч. Анда сезгә гөмбәнең кайдан кайчан җыелганын аңлатып торучы булмаячак.
- Гөмбәне җыйган көнендә үк эшкәртергә кирәк. Шуннан да артык торса, ашарга яраклы гөмбә дә агулыга әйләнергә мөмкин.
Агулы гөмбә ашаган кешенең, гадәттә, ярты сәгатьтән хәле авырая. Әмма кеше үзен 2–3 сәгать узгач кына да начар хис итә башларга мөмкин. Андый чакта селәгәй торган саен күбрәк бүленеп чыга башлый, саташу, галлюцинация булырга мөмкин, күрү начарая, яшь агарга тотына. Кеше тамак кибүдән дә зарланырга мөмкин. Гөмбә ашап агуланганда, тир бәреп чыга, йөрәк тибеше начарлана.
Гөмбә белән агуланганда, вакытында чарасын күрергә кирәк. Кешегә тиз арада ярдәм күрсәтелмәсә, ашказаны, бавыр, эчәклек кебек мөһим әгъзалар зарарланырга, кеше сукыраерга, хәтта үләргә дә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев