erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яшь патриотлар әзерлибез

Арчаның өченче мәктәбендә класстан тыш чара – “Татар җыры һәм биюе” фестивале узды

Без аны ел да үткәрәбез, темасы гына үзгәреп тора. Быелгысын патриотизмга багышларга булдык, чөнки ватанпәрвәрлек хисләрен укучыларда яшьтән тәрбияли башларга кирәк.

Без аны үзебездә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыбыз Наилә Миңнемуллина иҗатына багышларга булдык. Наилә ханымның үзен дә чакырдык. Театраль  күренеш белән үрелеп барган чара бик матур килеп чыкты.

Фестивальгә һәр сыйныф тырышып әзерләнде, хәтта бакча балалары да читтә калмады. Һәр сыйныф үзенчәлекле чыгыш ясарга, башкалардан аерылып торырга тырышты. Кичәне алып барган укучыларыбыз да үзләренең саф, матур татарча сөйләмнәре белән сокландырды. Наилә ханым исә үзе турында сөйләде, коллективка рәхмәтен белдерде, уңышлар теләде.

Бәйрәм берәүне дә ялыктырмады, һәркем укучыларның осталыгына сокланып, аларны алкышларга күмеп утырды.

Йомгаклау өлешендә җиңүчеләр билгеләнде, аларга грамоталар һәм китаплар тапшырылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кичәбезнең мөхтәрәм кунагы Надия Мифтахетдинова чарабызга зур бәя бирде, фикерләре белән уртаклашты. “Монда чын патриотлар үсә икән”, – дип, безне мактап та алды.

Кичәбезнең соңгы өлешендә сүзне директорыбыз Алсу Сабирҗанова алды. Ул үзенең чыгышын тулысы белән бүгенге кичәнең төп кунагы, безгә һәрчак ярдәм итәргә әзер булган, өлкән буын укытучыбыз Наилә ханымга багышлады. “Наилә Диннуловна белән бергә эшләгән кеше буларак, аның турында бик озак сөйли алам, – диде ул. – Без аның мәктәбе, укытучылары, укучылары өчен тырышып, яратып, йөрәген биреп эшләгәнен бик яхшы хәтерлибез. Ул күрсәткән ачык дәресләр, класстан тыш чаралар, бәйгеләр, әдәби кичәләр әле дә безнең истә. Наилә ханым бүгенге көн кадагына туры килгән шигырьләр иҗат итә. Аларны уку шундый җиңел, рәхәт, алар гади тел белән язылган, шуңа күрә бик тиз истә кала. Күңел байлыгы киң Наилә ханымның! Кеше буларак искиткеч гади, аралашучан, әңгәмәдәшенә аннан җылылык бөркелеп тора. Тиздән аның дүртенче җыентыгы дөнья күрәчәк, димәк, аның белән очрашулар әле дәвам итәчәк”.

Наилә Миңнемуллина күптән түгел үзенең олы юбилеен – 70 яшен билгеләп үтте. Авырмагыз, исән-сау булыгыз, каләмегез һич тә тутыкмасын, яңа иҗади уңышлар юлдаш булсын сезгә, хөрмәтле коллегабыз! Сез чып-чын укытучы-шагыйрә!

Айгөл Хәйруллина,

3нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X