Реклама
Быел тузганак та чәчәк атарга соңлады. Кемдер тузганак чәчәгеннән бал кайната, кемнәрдер кайнатма ясый. Менә Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан тузганак белән лимон кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.
Бал ясау өчен: 300 данә тузганак чәчәге, 1,2 литр су, 2 лимон, 2 кг шикәр комы.
Чәчәкне юарга, су, иттарткычтан чыгарылган лимон салып болгатырга, кайнатып чыгарырга. Аннары сүрән утта 10 минут кайнатырга. Бер көн диярлек төнәтеп тотарга.
Икенче көнне сөзәргә, шикәр комы салып 1,5 сәгать кайнатырга.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Чыганак: https://intertat.tatar/news/tuzganak-cacage-belan-limonnan-bal-recepty-5852977
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз