erid:2VtzquqpS7d
Тузганак тамыры шифалы
Файдалы киңәшләр

Тузганак тамыры шифалы

Тузганак тамыры – күп авыруларга дәва. Чөнки анда үт кудыргыч, бавырны, бөерне сәламәтләндерә, кан составын яхшырта, нервларны тынычландыра, шешенүләрне бетерә, авыртуларны баса, буыннарны, сөякләрне дәвалый торган витаминнар һәм файдалы матдәләр бар.

Тузганак тамырын әзерләү

Үләнне тамыры белән казып алабыз, тамырны кырмыйча гына, балчыгы калмаслык итеп юабыз. Шунысын истә тотарга: тамырларны озак вакытка суга салып куярга ярамый. Тиз генә юарга да турап киптерергә кирәк.

Киптерелгән тамырны кофетарткычта онга әйләндерергә мөмкин. Бу эштә, сәфәрдә куллану өчен уңайлы.

Кипкән тамырлардан төнәтмә ясап эчәргә дә мөмкин.

Тузганак тамырын әрекмән тамыры белән бергә 10 көн рәттән кулланганда, рак күзәнәкләре үсеше туктала.

Рушания Минсәгыйрова блогыннан

Чыганак: https://vatantat.ru/news/tuzganak-tamyry-sifaly-114857


Нет комментариев