erid:2VtzquqpS7d
Варикоз булмасын өчен истә тотарга кирәкле 3 киңәш
Файдалы киңәшләр

Варикоз булмасын өчен истә тотарга кирәкле 3 киңәш

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл

1.Иртән уянгач, урыныгыздан кисәк кенә торып китмәгез.

2.Яткан килеш кенә умыртка баганасын тарттырыгыз. Аяк-кулларыгызны сузып торыгыз.

3.Аннан аяк-кулларыгызны гәүдәгезгә перпендикуляр рәвештә күтәреп, табаныгызны үзегезгә каратып сузыгыз. 3 минут дәвамында вибрация ясап, селкетеп торыгыз. Әлеге гади күнегүләр кан тамырларына холестерин, тозлар утырудан саклый. Бөтен организм буйлап кан әйләнешен яхшырта. Бу ысул кул-аяклары оеп интегүчеләргә аеруча файдалы булачак.

Чыганак: © Ватаным Татарстан

 


Нет комментариев