ВИЧ-инфекция йоктырмагыз!
Әңгәмәдәш - район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова.
– Чулпан Равиловна быел республикада ВИЧ-инфекция белән исәпкә басучылар бармы?
– Татарстан Республикасында быел ВИЧ-инфекция белән диспансер исәпкә 255 кеше алынды. Яңа ачык-ланган очракларның 54,7 проценты ир-атлар.
– Ә яшь буенча карасак.
– 56, 8 проценты – 35 яшьтә һәм өлкәнрәкләр. 2020 елга кадәр ВИЧ-инфекция йоктырганнарның уртача яше 33 яшь булса, 2020 елдан соң ул 40 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләрдә ачыкланды. Арча районында иң өлкән ВИЧ-инфекция йоктырган кешегә 72 яшь.
– ВИЧ-инфекция, ягъни әлеге иммунитет дефициты вирусы организмга ничек тәэсир итә?
– Вирус организмның күзәнәкләрен юк итә. Ә бит организм күзәнәкләре авыру тудыручы микроорганизмнарга каршы көрәшергә ярдәм итә. Нәтиҗәдә кеше инфекцияләр алдында бөтенләй көчсез, ярдәмчесез кала. ВИЧ-инфекцияле кеше вируслы, бактерияле, гөмбәчек инфекцияләре, онкология авырулары белән авырырга мөмкин. Һәм бу чирләр бик авыр үтә.
– ВИЧ-инфекцияне йоктыруда төп сәбәп нидә?
– Нигездә сакланмыйча җенси мөнәсәбәткә керү нәтиҗәсендә инфекция йоктыралар. Республикада диспансер исәптә 15907 кеше исәптә тора. Шуның 125е балалар.
– Ә Арча районында ничек?
– Арча районында 46 кеше исәптә тора. Моннан тыш безнең районның ВИЧ-инфекцияле кешеләренең бер өлеше Казанда СПИДны булдырмау һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәгендә диспансер исәптә торалар.
Гомумән алганда, районда яшәүчеләр арасында барысы 80 очрак теркәлгән. Шуларның 70 проценты Арча районында даими яшәүчеләр. Соңгы елларда ВИЧ-инфекция эпидемиясе шактый үсте.
– Бу вирус ничек йога?
– ВИЧ белән яшәүче кеше организмының төрле сыеклыклары аша вирус икенче кешегә йогарга мөмкин. Мәсәлән, вирус кан, ана сөте, сперма һәм аналык уентыгы сыеклыгы аша иярүе ихтимал. Һәм шулай ук ВИЧ авырлы хатынның баласына корсакта вакытта һәм бала тапканда күчүе ихтимал. Ә менә гадәти аралашулар вакытында, мәсәлән, үбешүләр, кочаклашулар, кул кысулар, шәхси әйберләрне, ризыкларны, суны уртак кулланганда инфекция йокмый.
– Аның билгеләре?
– ВИЧ ул үзен берничек тә белгертми, кешенен иммунитеты йомшара, инфекцияле авыруларга каршы тору көче кими. Шунлыктан аны бары тик анализ ярдәмендә генә белеп була.
– ВИЧ-инфекция дәвага бирешәме?
– ВИЧ-инфекцияне әлегә дәвалап булмый. Әмма чирне нәтиҗәле контрольдә тотып була - моңа махсус вируска каршы дәвалау препаратлары ярдәм итә. Алар вирусның үрчүен тоткарлыйлар һәм иммун системасының күзәнәкләрен сакларга булышалар. ВИЧ-инфекциягә каршы вакцина шулай ук юк. Шунысы әһәһәмиятле, ВИЧ-инфекцияле кеше тиешенчә дәваланып тора икән, ул вирусны ире яки хатынына һәм башкаларга йоктырмый. Шулай итеп, тикшеренеп торырга һәм инфекция ачыкланса дәваланырга кирәк.
– ВИЧ-инфекция анадан балага һәрвакытта да күчәме?
– ВИЧ-инфекцияле анага вакытында дәва билгеләнсә һәм ул даими рәвештә даруларын кулланса, вирус корсаклы вакытта һәм бала тудырганда балага күчми. Шулай да баланы имезгәндә вирусны йоктыру куркынычы бар. Арча районында 20дән артык бала ВИЧ-инфекцияле анадан туган һәм алар барысы да ана корсаклы вакытта һәм бала тудырганда дәваланып тору нәтиҗәсендә сәламәт.
– Ничек инфекция йоктырмаска?
– Җенси мөнәсәбәткә кергәндә презерватив кулланырга. Наркотиклар кулланмаска. ВИЧ-инфекциягә скрининг тикшеренүләр узарга, үзеңдә ВИЧ-инфекция бармы-юкмы икәнен белергә кирәк.
Бары тик стерильләштерелгән шприцлар гына кулланырга. ВИЧка тест – бу организмда инфекция бармы-юкмы икәнлекне ачыклау өчен бердәнбер ысул. Тикшеренү өчен үзең яшәгән районда поликлиникага һ.б. медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә була. Ел саен тестны үтәргә кирәк. Аны бушка һәм аноним бирергә була.
– Аңлатуыгыз һәм киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев