erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

 2022 ел транспорт белән идарә итүчеләр тормышына нинди үзгәрешләр кертә?

Яңалыклар җитәрлек һәм җитди

  

 2022 ел транспорт белән идарә итүчеләр тормышына нинди үзгәрешләр кертә?

 2021 елда транспорт белән идарә итүгә кагылышлы законнар кабул ителде. Кайберләре инде бүген “эшли”, ә икенчеләренең үз көченә керәсен көтәргә генә калды. Нинди законнар ул? Таныштырып китү өчен без район эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең теркәү-имтихан кабул итү бүлеге начальнигы полиция капитаны Илфат Шиһабиевка мөрәҗәгать иттек.

– Шул законнарның берсе – мәҗбүри техник күзәтү үткәрүнең бетерелүе. Илфат Әгъзамович, ул барлык транспорт чараларына да кагыламы?

– Әлеге Федераль закон 2021 елның 30 декабрендә үз көченә керде. Техник күзәтү мәҗбүри булмаган транспорт чаралары категорияләре Федераль закон кагыйдәләре буенча билгеләнә. Физик затларның шәхси милке булган һәм бары тик шәхси максатларда гына кулланылган җиңел автомобильләр һәм мототранспорт чараларына мәҗбүри техник күзәтү үткәрелми. Дөрес, 4 елдан да “картрак” булган автомобильләрне исәпкә куйганда һәм машинаның конструкциясен үзгәрткәндә бу закон йогынты ясамый. Әгәр алар хезмәт күрсәтүдә, пассажирлар йөртү өчен кулланылса яки такси буларак теркәлсә, техник күзәтү үткәрү һәм диагностика картасы теркәү мәҗбүри. Техник күзәтүне үткәрү вакыты машинаның елы һәм ни өчен кулланылуы белән бәйле. Әгәр шәхси машина 10 елдан артык файдаланылса, техник күзәтү ел да үткәрелә. Пассажирлар ташучы такси, автобуслар исә транспорт чарасына 5 ел булган очракта ел да, 5 елдан артканда ярты елга бер тапкыр үтәргә тиеш. Техник күзәтү үтү мәҗбүри булмаса да, машиналарын тикшертәсе килгәннәр техник хезмәт күрсәтү станцияләренә мөрәҗәгать итә алалар.

– 30 декабрьдән техник күзәтү үткәрелмәгән очракта (сүз биредә мәҗбүри техник күзәтү үтәргә тиешле автомобильләр турында бара) штраф кертелә, диелгән. У нәрсәне аңлата?

– Әлеге үзгәрешләр ЮХИДИ бүлекчәсендә автомобильләрне теркәүгә дә кагыла. Хәзер исәпкә кую яки транспорт иясен алыштыру өчен кирәк булган документларга диагностика картасы да керә. Бу 4 елдан артыграк “яшь”тәге машиналарга кагыла. Диагностика картасы рәсмиләштерелмәгән очракта техник күзәтү мәҗбүри булып калган автомобиль хуҗаларына ике мең сум штраф салына. Моны камера күрсәтәчәк һәм беркетмәләр автомат рәвештә тәүлеккә бер тапкыр киләчәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Тизлекне арттырган һәм каршы як полосага узарга чыккан өчен нинди җинаять җаваплылыгы карала?

– 10 гыйнвардан җинаять кодексының яңа редакциясе гамәлгә керде. Аның нигезендә машина йөртү таныклыгын алдырган килеш өченче тапкыр рәттән тиешле тизлекне 60 километр сәгатькә арттырган яки каршы як полосага чыккан өчен кеше иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Бу төзәтмәләр Дәүләт Думасы тарафыннан соңгы вакытта социаль челтәрләрдә видеога төшерүче автоблогерларны тыю максатында кертелгән.

Моннан тыш тагын яңалыклар керде. 1 марттан табиб наркотик бәйлелекнең клиник билгеләрен ачкан очракта мәҗбүри сидек анализын тапшырырга җибәрәчәкләр. Әгәр биоматериалда наркотиклар табылса, машина йөртү хокукы биргән таныклыкны алу, алыштыру өчен медицина белешмәсе бирелмәячәк.

3 июльдән төзек булмаган кар чаналары, квадроциклларга кагылышлы федераль закон үз көченә керәчәк. Закон бозулар ачыкланган, ягъни төзек булмаган үзйөрешле транспорт чаралары белән юлга чыккан очракта дәүләт техник күзәтчелеге инспекторлары аларга махсус блокираторлар куячак яки штрафстоянкага  илтәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X