Реклама
Суд карар чыгарды.
Бу атнаның 4 көнендә генә дә үзизоляция режимын бозган өчен 35 кешегә суд карары нигезендә штраф салынган. Физик затларга (34 кеше) хәзер 1000-2000 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Алар арасында бер шәхси эшмәкәр дә бар. Ш.Әмирфатовның кием-салым һәм аяк киемнәре сату кибете ачылырга тиеш түгел иде. Әмма ул законга буйсынмаган. Шуның өчен аңа 30 мең сум штраф салынган. Бу әле минималь сумма. Моннан тыш бер вазыйфаи зат һәм бер шәхси эшмәкәрнең эше суд каршында. Вазыйфаи затны 10 мең, шәхси эшмәкәрне 30 мең сум штраф көтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз