erid:2VtzquqpS7d
«Ак Барс» агрокомплексында үзйөрешле машиналар һәм прицепларга техник карау узды
Арча яңалыклары

«Ак Барс» агрокомплексында үзйөрешле машиналар һәм прицепларга техник карау узды

13 апрельдә еллык график нигезендә «Ак Барс» агрокомплексында үзйөрешле машиналар һәм прицепларның техник торышы тикшерелде. Карауга барлыгы 44 берәмлек техника тәкъдим ителде.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, барлык техника да куелган таләпләргә туры килә. Якын арада аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Шулай ук тикшерү йомгаклары буенча механизаторлар һәм җаваплы вазыйфаи затлар белән аңлату эшләре үткәрелде. Аларга прицеплы һәм зур габаритлы авыл хуҗалыгы агрегатларын кулланганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге искәртелде. Бигрәк тә техниканы төнге вакытта файдалану мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Чараны уздырган Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов техниканың төзек булуы һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәү – кыр эшләренең нәтиҗәлелеге өчен төп шартларның берсе булуын ассызыклады.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев