erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алар хәбәрсез югалмаган!

Без "Арча хәбәрләре" газетасында Арча һәм Әтнә районнарыннан Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип исәпләнгән һәм соңрак язмышлары ачыкланган сугышчылар исемлеген бастыруны дәвам итәбез. Һәм бу юкка гына түгел. Чөнки бүгенге көндә исән булган балалары, туганнары гомерләре буе алар турында берәр хәбәр булмасмы дип, өзгәләнеп яшәгән бит.

 

Районыбызның мөхтәрәм ветераны Илдус абый Сәгъдиев хәбәрсез югалган әтисе Габдрахманны һәм аның абыйсын эзләп төрле оешмаларга, редакцияләргә мөрәҗәгать итеп караган иде. Ул ниндидер хәбәр аласына һаман өметен өзми. Әлеге исемлекне  бастыра башлагач ул: “Газета алган саен  анда минем әти исеме дә булмасмы дип ымсынып куям”, – дип шалтыратты. Илдус абый бу мәсьәлә буенча “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә дә мөрәҗәгать иткән. “Менә тиздән 75нче Җиңү көнен каршылыйбыз. Шул җәһәттән чаралар үткәрелә башлады инде. Арча районы газетасында да Арча һәм Әтнә районнары буенча сугышка китеп хәбәрсез югалганнарның исемлеген бастыра башладылар. Шул исем-фамилияләрне укыганда күзләр яшьләнә. Бернинди яңалык булмаса да, сугыш кырларында ятып калган ата-бабаларыбыз рухына да, аларның бала-оныкларына да зур хөрмәт, игътибар кебек бу. Рәхмәт яусын! “Хәбәрсез югалган” дигән сүз гомер буена җанны кисеп яшәде. Сатлыкҗан икән, дәлилләсеннәр. Кайдадыр ятып калган икән, системада тәртип булмаганга әтиләребез дә, без дә гаепле түгел бит. Минем шундый соравым бар иде: бүген хәбәрсез югалганнарны тернәкләндерү, аклау эше ни дәрәҗәдә бара?”

Илдус абыйның бу соравына 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сыгышы музей-мемориалы җитәкчесе, Хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Михаил Черепанов җавап биргән.

– Мин бу проблеманы моннан утыз еллар элек күтәреп чыккан идем. Ни кызганыч, әлеге сорау бүген дә үзгәрешсез кала. Дөрес, бүген Россия Оборона министрлыгының махсус сайтларында мәгълүматлар булырга да мөмкин. Әмма “Сезнең әтиегез сугышчан бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды” дигән сүзләрне аларның тол хатыннарына яисә балаларына, оныкларына җиткерүче юк. Минемчә, бу эш үзәктә закон кысаларына кертелеп, районнардан башланырга тиеш. Нәрсә дисәң дә, һәр район, һәр авыл үз кешеләре турында күбрәк белә. Әмма бүген мондый гаять дәрәҗәдә күләмле, шул ук вакытта вак эшне башкару өчен штат расписаниесендә бер генә урын да каралмаган. Татарстаннан фронтка китүчеләрдән 200 мең тирәсе кеше  бүгенгә кадәр хәбәрсез югалган дип санала. Хыянәтче булганнарның аерым исемлеге бар. Дошман ягына чыгып, чит илдә яшәп ятучылар бармак белән санарлык кына булырга мөмкин. Калганнарын, һичшиксез, инде әллә кайчан һәлак булучылар исемлегенә кертергә кирәк иде. Күп кенә Европа илләрендә бу мәсьәлә уңай хәл ителгән. Хәтта Төрекмәнстанда да шундый карар кабул иттеләр. Әйтергә кирәк, фронтта хәбәрсез югалган кешене, әгәр бернинди компромат булмаса, һәлак булучылар исемлегенә кертү мәсьәләсен теләсә кайсы район дәрәҗәсендә хәл итеп була.  Әмма бу хакта белмиләр, күрәсең, вакыт үткән инде дип, йөрүне кирәк дип тә тапмыйлардыр. Сугышта ятып калган солдат балаларының иң яшенә – бүген 80 тирәсе бит инде. Оныклары да олыгаеп килә. Әмма Илдус абый кебек йөрәге әрнеп яшәүчеләр бүген дә бар бит әле.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов әйтүенчә, Бөек Ватан сугышында Арча һәм Әтнә районнарыннан 10706 кеше, шул исәптән Арча районыннан 8108 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә.

Ильяс Фәттахов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X