erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Аларның истәлеге күңелләрдә мәңге саклансын, алар белән горурланыр өчен

Һәр бала Ватанны саклауның нәрсә икәнен аңларга тиеш.

Арча районы  Эльвира Үзбәкова тәкьдиме буенча «Геройның хатыны, балалары, әнисе» дигән мөһим проектка кушылды.
Эльвира – күп балалы ана, офицер хатыны һәм Офицер хатыннары берлегенең актив әгъзасы. Аның өчен Арчаның бу проектта катнашуы тирән шәхси мәгънәгә ия: әбисе Яңа Иябаш авылыннан. Авылда аның туганнары яши. Икетуган абыйсы офицер, МХОда өч ел хезмәт итә. Эльвира аның белән бик горурлана. Шулай ук гаилә дусты, дүрт бала атасы, мобилизацияләнгән. Эльвира аның гаиләсенә аерым ярдәм күрсәтергә омтыла.
«Геройның хатыны, балалары, әнисе» проекты хәрби хезмәткәрләр гаиләләрен берләштерүгә һәм аларга һәрьяклы ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Эльвира Үзбәкова һәр әни, хатын һәм баланың үзләрен ялгыз хис итмәвен һәм алар белән горурлануларын тели. "Бу – безнең яклаучыларыбыз һәм аларның якыннары өчен мәхәббәт һәм ярдәм белән тулы чын инициатива", - ди.
Арчада узган «Герой гаиләсе» дигән бушлай фотопроект та "Офицер хатыннары берлеге", Ватанны саклаучылар фонды тарафыннан "Нәфис" хәйрия фонды ярдәме белән оештырылды. Арча хакимияте дә булышты. 
- Мин махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләрне һәрьяклап яклаучы һәм ярдәм итүче "Нәфис" хәйрия фондында эшлим, - диде Арчадан Данил Фәттахов. - Арча, Әтнә, Биектау районнарында яшәүчеләре минем карамакта. Моннан тыш мәктәпләрдә очрашуларда катнашып, балаларда патриотик тәрбия бирүгә дә зур игътибар юнәлтәбез. Монда минем шәхси үрнәк тә зур ррль уйный. Мин махсус хәрби операция зонасында хезмәт иттем. Якыннарын югалтканнарга психологик, юридик ярдәм күрсәтүне оештыру да безнең вазыйфа. Бу фотопроект та безнең эшнең бер юнәлеше. Анда МХОда катнашучыларның, һәлак булганнарның якыннары катнаша. Нәрсә өчен кирәк? Аларның истәлеге күңелләрдә мәңге саклансын, алар белән горурланыр өчен.
Ул көнне фотосессиягә күп кеше килде. Хәрби хезмәттә булган ир-егетләрнең әниләре, балалары, хатыннары, якыннары, һәлак булганнарның гаиләләре. Профессиональ фотографлар эшләде.  Фотога төшәргә теләк белдерүчеләрнең күп булуы аңлашыла да. Бу — кадерле мизгелләрне саклап калу, рәхмәт сүзләрен җиткерү һәм үз тарихыбызны җылы, ихлас фотолар аша сөйләү мөмкинлеге. 
Оештыручылар Казаннан махсус китель алып кайтканнар. Аны җилкәгә салып, күкрәккә кысып төшкән мизгелләрдә аналарның күзләрендәге сагышка күзләрдән яшьләр килде. Шунда ук концерт та барды. Ул "Офицер хатыннары берлеге" тарафыннан үз иҗади коллективлары көче белән оештырылган.
- Берлек МХО белән бәйләнеше булганнарны туплады. Чөнки башкаларга ярдәм итеп без үзебезгә дә булышабыз, - диде "Офицер хатыннары берлеге"нең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Оксана Бородина. - Берләшүебезгә гуманитар ярдәм оештыру этәргеч булды. Офицер хатыннары аның нигезенә әверелде. Чөнки алар көчле, барысын да булдыра, читтән ярдәм көтәргә күнекмәгән. Волонтерлык эшен 2022 елда ук башлап җибәрдек. Татарстанда бик көчле биш волонтер төркеме бар. Безгә бик күп хатын-кыз иярде. 
Оксана Бородина офицер хатыны. Үзе дә 22 ел гомерен биргән хәрби хезмәт ветераны. Ире Төньяк Кавказда, Сириядә хезмәт иткән, аннан МХОга киткән,  "Барам да кайтам", дип кенә китте, - ди. - Ул чакта берәү дә әзер түгел иде. Вакыт узып, югалтулар белән күзгә күз очраша башлагач, кешеләрнең, аналарның, балаларның, хатыннарның күңел халәтен күргәч җыелдык һәм берләштек. Бу фотопроект геройларыбызны мәңгеләштерү өчен зур роль уйный. Монда алып килгән фотокүргәзмә дә шул максаттан эшләнде.
Оксана Бородина белән озак сөйләшеп утырдык. Аның күңелендәге изгелек, бөтен эшен калдырып,  вакытын сарыф итеп ашкынып йөрүе, аларны сөендерә, ярдәм итә алуына чын күңелдән шатлануы сокландырды. 
— Офицер хатыннары берлеге әгъзаларының һәркайсының төп эше бар. Әмма буш вакытларын алар игелекле гамәлләргә багышлый, — ди ул. — «Офицер хатыннары берлеге» — бөтенроссия волонтерлар оешмасы. Бүген безнең Россия буенча инде 47 төбәк бүлеге эшли. Без һәрвакыт элемтәдә торабыз, бер-беребезгә терәк булабыз.
Алар барысы да — волонтерлар, фронтка ярдәм итәләр. Ә тылда исә хатын-кызлар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә булыша. Бүген «Нэфис» хәйрия фондының МХОда катнашучылар гаиләләренә ярдәм комитеты безнең Союзга чара үткәрүдә ярдәм күрсәтте: фотосессиядә катнашучылар өчен чәй табыны әзерләнде, ә МХОда катнашучылар гаиләләрендәге балалар өчен осталык классы оештырылды.
Офицер хатыннары берлегендә үзләренең иҗат коллективы да булдырылган: хатын-кызлар үзләре җырлый, төрле чараларда чыгыш ясый, күргәзмәләр оештыра, мәктәпләрдә очрашулар үткәрә. Бу хакта Арча кызы Рамилә Нурмөхәммәтова сөйләде. Ул үзе дә иҗат коллективында, җырлый.
Рамилә Арчаның беренче мәктәбендә белем алган. Ире — хәрби хезмәткәр, хәзерге вакытта МХО зонасында хезмәт итә. Яраланганнан соң, Рамилә әтисе белән бергә аның янына Белгородтагы госпитальгә барган. Тернәкләнеп беткәч, ире яңадан хезмәтенә кайткан.
— "Офицер хатыннары берлеге" әгъзасы буларак, мин гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнәм һәм мәктәпләрдә батырлык дәресләре үткәрәм, — ди ул. — Кызыксыну булса, Арчага да килеп йөрергә әзермен. Без балаларга хәрби җиһазлар, кием үрнәкләре, сафтан чыккан дроннар алып киләбез, алар белән таныштырабыз. Һәр бала Ватанны саклауның нәрсә икәнен аңларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре