erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алмадан мармелад ясыйбыз

Арча хуҗабикәләренә Зөлфия Хәйруллинадан рецепт.

1 чиләк алманы юабыз, чистартмыйбыз. 1 литр сул салып, пешерергә куябыз. Алма пешеп, изелеп китәргә тиеш.  Друшлагка марля куеп, шунда пешкән массаны - пюрены салабыз һәм, суы аксын өчен, марляны элеп куеп, 1 тәүлек тотабыз, суы аерым савытка агып утыра. Икенче көнне алма согын үлчибез. 1 литр сокка 1 кг 200 г исәбеннән шикәр комы алабыз. Башта шунын яртысын сокка салып болгатабыз. Газга куеп кайнатып чыгарабыз һәм 5 минут пешерәбез. Утны сүндергәч, алма согына калган шикәр комын кушып, яхшылап болгатабыз.

Масса бик тиз мармелад хәленә килә. Каеп алып ашарлык, үтә күренмәле, искиткеч хуш исле һәм тәмле була!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://aznakaevo-rt.ru/news/ash-su/almadan-marmelad-yasyybyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X