erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алмаз Борһанов: “Бер генә егет тә кайнар ноктага кермәячәк”

Ун көн элек армия сафларына язгы чакырылыш башланып китте. Шул уңайдан Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов белән әңгәмә уздырдык.

Сүзебезне 2021 елның көзге чакырылышы турында сөйләшүдән башладык.

 – Узган ел ахырында 60тан артык егетебезне армия сафларына озатып, республика тарафыннан безнең алга куелган планны үтәп чыктык. Егетләребез Үзәк, Көньяк һәм Көнбатыш хәрби округларда төрле гаскәрләрдә хезмәт итәләр. Егетләр һәм аларның командирлары белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Район башлыгы Илшат Нуриев белән берлектә аларны туган көннәре белән котлап торабыз. Ә иң куандырганы – командирлардан мактау һәм рәхмәт сүзләре алу.

– Язгы чакырылыш кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

– Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә башланып киткән язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 70тән артык егетебезне армия сафларына озатырга планлаштырабыз.

– Быелгы чакырылыш калганнарыннан аерыламы?

– Юк, һәр чакырылышта булган таләпләр быелгы язгы чакырылышка да кагыла, үзгәрми. 1 апрельдән егетләр инде медицина каравы уза башлады.

– Язгы чакырылышка эләккән егетләр кайларга озатылачак?

– Әйе, бүгенге көндә армиягә китәсе егетләрне һәм аларның әти-әниләрен иң борчыган сорау бу. 29 мартта оборона министры Сергей Шойгу әлеге мәсьәлә буенча үзе чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, армия сафларына алынган бер генә егет тә кайнар ноктага кермәячәк. Шуңа күрә, әлеге мәсьәлә буенча борчылыр урын юк, диясем килә. Егетләребез гадәттәгечә төрле хәрби округларга озатылачак. Шулай ук хезмәт итәсе гаскәр төрен сайлау мөмкинлеге дә бар. Моның өчен алданрак килеп хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Егетләрне ДОСААФ белән берлектә тә армиягә әзерлисез. Ул ничек алып барыла?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әйе, ДОСААФ белән берлектә без ел саен машина йөртүчеләр әзерләп җибәрәбез. 11-12 егетне әлеге оешмада укытып, кулларына йөртү таныклыгы тапшырабыз.  Шулай ук Коркачыкта парашютчы-десантниклар да әзерлибез. Әлеге егетләр үз юнәлешләрендә инде белгеч булып китәләр.

– Намус белән хезмәт итүче егетләрдән тыш, армиядән качып йөрүчеләр дә бар. Алар белән нинди эш алып барыла?

– Дөресен генә әйткәндә, бүгенге көндә армиядән качып йөрүчеләр кими бара. Егетләребез хезмәт итеп кайтуны үзләренең бурычлары икәнен ныграк аңлый башлады. Кайберәүләр “военкомат алып китте”, дип әйтергә ярата. Юк, алып китмәскә чыннан да җитди сәбәп бар икән, армиягә алуны кичектереп торып була. Әгәр бала сау-сәламәт түгел яки ниндидер җинаять җаваплылыгына тартылган икән, без аны армия сафларына ала алмыйбыз. Шуңа күрә армиягә барып кайту – ул дәрәҗә. Егет армиягә барып кайткан икән, димәк, ул бар яктан да сәламәт, тәртипле һәм киләчәк өчен ышанычлы шәхес. Армиягә бармый калучы егетләргә хәрби билет түгел, ә белешмә биреләчәк. Әлеге белешмә белән ул 10 ел дәверендә бернинди дәүләт эшенә дә урнаша алмаячак. Бу без уйлап чыгарган нәрсә түгел, федераль закон нигезендә эшләнелә. Балаларын үзләре качырып ятучы әти-әниләр дә бар. “Кайдалыгын белмибез, үзегез табыгыз, ул безнең белән яшәми” кебек алдау сүзләре дә ишетәбез. Шул рәвешле әти-әни үзе үк баласын начар юлга бастыра.

– 11нче сыйныфны тәмамлаган егетләргә укырга керү мөмкинлеге биреп, армиягә китүне кичектереп буламы?

– Әйе, була. Мәктәпне тәмамлаган егетләргә 1 октябрьгә кадәр уку йортларына керү мөмкинлеге бирелә. Әгәр керә алмый икән, аларны армия сафларына әзерли башлыйбыз. Без армиягә кайсы да булса юнәлеш буенча белгеч булмаган егетләрне җибәрмибез. Мәктәптән соң уку йортында белем алган икән, димәк, аның нинди дә булса белгечлек буенча белеме бар. Белеме булмаучыларны, югарыда әйтеп үткәнчә, машина йөртүче буларак укытып җибәрәбез.

– Районыбызда патриотик тәрбия эше ничек алып барыла?

– Әлеге эш районыбызда югары дәрәҗәдә алып барыла. Безнең комитетта булган офицерларыбыз мәктәпләргә беркетелеп куелган. Алар патриотик тәрбия бирүдә укытучыларга, тәрбиячеләргә ярдәм күрсәтәләр, балалар белән аралашалар. Шулай ук укучылар белән даими уздырылып торучы чара – армия сафларында хезмәт иткән егетләргә рәсемнәр ясап, теләкләрен язып җибәрү. Әле күптән түгел генә 200дән артык рәсем китте. 56 хәрби частьта хезмәт итүче райондашларыбызга хатлар тапшырылачак. Туган ягыңнан хат алу егетләребез өчен бик зур терәк, ә аларны язучылар өчен тәрбия булып тора. Хезмәт итүче егетләрнең командирларыннан гел мактау сүзләре ишетеп тору да без биргән тәрбиянең тиешле дәрәҗәдә булуын күрсәтә.

– Армиягә китәсе райондашларыбызга нинди теләкләрегез бар?

– Иң мөһиме, илебез тыныч булсын һәм барыбыз да сау-сәламәт булыйк. Армиягә барудан курыкмагыз. Мин озаткан егетләрнең һәрберсенең кайда, ничек хезмәт итүен контрольдә тотам һәм алар белән бервакытта да элемтәне өзмим. Мин алар өчен җаваплы. Аңлашыла, бүгенге көндә һәрберебез кайнар нокталарга эләгүдән курка. Безне хәрби комиссариатта әлеге мәсьәлә буенча өч телефонда җавап бирәләр. 3-15-41 һәм 3-21-41 номерлары буенча иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр шалтыратырга була. 3-23-41 телефон номеры тәүлек буе эшли. Сезне борчыган сорауны язып алачаклар һәм без, аңа ачык-лык кертеп, сезнең белән кире элемтәгә керәчәкбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X