erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ана капиталы артты

Март аенда Россиядә ана капиталына кагылышлы законнардагы үзгәрешләр үз көченә керде.

Россия Президенты инициативасы буенча 2020 елда икенче бала өчен ана капиталы күләме 150 мең сумга – 616 617 сумга кадәр арттырылган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова хәбәр итте.

«2020 елдан башлап икенче яки аннан соңгы бала туган гаиләләр өчен, элек дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары хокукыннан файдаланмаган очракта, ана капиталы арттырылачак һәм 616 617 сум күләмендә биреләчәк», - дип хәбәр итте спикер.

Султан Исхаков

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Спикер мәгълүматларына караганда, 2020 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туган гаиләләр өчен ана капиталы күләме 150 мең сумга артачак һәм 616 мең 617 сум тәшкил итәчәк.

«Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы 256нчы федераль законга үзгәрешләр Владимир Путин тарафыннан 2020 елның 1 мартында имзаланган иде. Программаны киңәйтү нәтиҗәсендә ана (гаилә) капиталы алу хокукына ия булган затлар исемлеге артты. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче балаларын тапкан яки уллыкка алган хатын-кызларга 466 617 сум күләмендә ана капиталы биреләчәк. Уллыкка алучы ирләр дә беренче балага карата шул ук суммага хокуклы була.

Туучылар санын арттыру Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла торган «Демография» илкүләм проектының өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X