erid:2VtzquqpS7d
Арча балалар телестудиясе «Нур» Себерне яулый
Арча яңалыклары

Арча балалар телестудиясе «Нур» Себерне яулый

Арча балалар телестудиясе «Нур»ның яшь журналистлары өчен Новосибирскида узган Бөтенроссия яшьләр һәм гаилә экран иҗаты «МультСемья» фестивалендәге дебют зур уңыш белән тәмамланды: 5 беренче урын, гран-при һәм экспертлардан бик күп уңай фикерләр. 26 апрельдән 2 майга кадәр шәһәрнең һәм оештыручыларның кунакларны ничек каршы алуы турында яшь медиачылар үзләре сөйләде.

 

 

— «МультСемья» фестивале турында мин әле 2023 елда ук белдем һәм шул вакыттан башлап анда үз командам белән катнашырга бик теләдем, — дип уртаклаша Зәринә Әлтәпова. — Мине шулай ук фестивальнең Новосибирскида узуы да җәлеп итте, чөнки мин анда моңа кадәр беркайчан да булганым юк иде.

 

Безне оештыручылар һәм фестиваль директоры вокзалда ук плакатлар белән җылы каршы алдылар. Бу бик күңелле һәм көтелмәгән хәл булды. Гомумән алганда, фестиваль искиткеч. Миңа бигрәк тә төгәл биремнәр бирелүе ошады: син нәрсә өстендә эшләячәгеңне төгәл беләсең. Күп файдалы мастер-класслар һәм үз осталыгыңны күрсәтү мөмкинлекләре булды, чөнки асылда син экстремаль шартларда эшлисең.

 

Быел «МультСемья» фестивале 12 нче тапкыр үткәрелә. Шәһәрдә узган этапка Россиянең төрле почмакларыннан килгән 16 медиастудиядән 150 катнашучы җыелды, һәм алар арасында Арча балалар телестудиясе «Нур» да беренче тапкыр катнашты. Төп юнәлешләр буенча эшләүдән тыш, балаларга ике өстенлекле бирем дә үтәргә кирәк булды: «Наговорная водица» рус халык әкиятенең экранлаштыруын төшерү һәм «Искра» заводына иҗади командировка оештыру. Команданың уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә студия вәкилләре ике бурычны да уңышлы үтәде һәм «Слово-серебро…» һәм «Победу ковали в тылу» фильмнарын әзерләде.

 

Кыска метражлы фильм һәм репортаж төшерү «Нур»лылар өчен гадәти эш булса да, туры эфир оештыру һәм алып бару алар өчен яңа тәҗрибә булды. Фестивальдә катнашучыларның һәркайсы беренче тапкыр чын туры трансляция әзерләү процессында бердәм команда составында үзен сынап карады.

 

— Дөресен әйткәндә, мин барысы да шулай шәп булыр дип уйламадым, — дип тәэсирләре белән бүлешә Нариман Саляхов. — Команда белән бик яхшы эшләдек, һәркем үз осталыгын күрсәтте һәм, әлбәттә, яңалыкка өйрәнде.

 

Туры эфир буенча авыр булды, башта без моны булдыра алмабыз дип уйладым. Әмма командадагы яхшы хезмәттәшлек ярдәм итте: хәзер хәтта бу тәҗрибәне тагын бер кат кичерәсе килә.

 

Фестивальдә булган вакыйгалар «Фестиваль көндәлеге» чыгарылышларында теркәлеп барды. Катнашучылар көн саен үз эшләре һәм конкурс кысаларында узган экскурсияләр турында сюжетлар әзерләде. «Нур»лылар берничә репортажны уңышлы төшереп һәм монтажлап кына калмыйча, алып баручы ролендә дә чыгыш ясады.

 

7 көн эчендә Арча балалар телестудиясе «Нур» журналистлары 5 медиаработа әзерләде, һәм аларның һәркайсы жюри тарафыннан югары бәяләнде. Балалар турында аеруча күп җылы фикерләрне «МультСемья» фестивале директоры Елена Игоревна Каян әйтте:

 

— Арча балалар телестудиясе «Нур» безнең фестивальгә беренче тапкыр килде. Без балалар һәм педагоглар белән моңа кадәр үк читтән торып үткәрелгән конкурс һәм «Бумеранг» балалар һәм яшүсмерләр экран иҗаты фестиваль-форумы аша таныш булсак та, оештыручыларны бу балаларның эшкә сәләтлелеге, башка командалар белән дустанә мөнәсәбәтләре һәм активлыгы таң калдырды.

 

Балалар мөмкин булган барлык юнәлешләрдә дә катнашты һәм һәркайсында үзләрен иң яхшы яктан күрсәтте. Ә «Искра» заводы турында эшләре аеруча сокландырды: документаль кино белән эшләү бик катлаулы, бигрәк тә оборона объекты шартларында. Шулай да, әлеге предприятие турында нәкъ менә шушы балалар кебек кызыклы итеп сөйләп бирү бик авыр.

 

Без җитәкче Зарипова Зөлфирә Мәннәф кызына һәм аның командасына фестивальдә катнашканнары өчен рәхмәтле һәм аларны киләсе елда да көтеп калабыз!

 

Бөтенроссия яшьләр һәм гаилә экран иҗаты «МультСемья» фестивале нәтиҗәләре буенча Арча балалар телестудиясе «Нур» журналистлары «Туры эфирлар», «Иҗади командировкалар», «Төп бирем», «Фестиваль көндәлеге алып баручысы» номинацияләрендә I дәрәҗә дипломнарга, шулай ук «Фестиваль көндәлеге сюжетлары» номинациясендә ГРАН-ПРИга лаек булды. Дебют уңышлы булды дип тулы ышаныч белән әйтә алабыз. 

Ләйлә Заһриева

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев