erid:2VtzquqpS7d
Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов Корбан гаете белән котлады
Арча яңалыклары

Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов Корбан гаете белән котлады

Изге корбан гаете мөбарәк булсын

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов арчалыларны Корбан гаете белән котлады.

«Хөрмәтле райондашлар! Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Сезне чын күңелдән изге һәм мөбәрәк бәйрәмебез — Корбан гаете белән котлыйм!

Бу бәйрәм — иман ныклыгын, игелеклелекне, шәфкатьлелекне һәм Аллаһы Тәгаләгә чиксез тугрылыкны чагылдыра. Корбан гаете безне бердәмлеккә, мохтаҗларга ярдәм итәргә һәм якыннарыбызга җылылык өләшергә чакыра.

Районыбызның мөселман өммәте асыл дини традицияләрне саклауга, яшь буынны әхлаклы итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Изге көннәрдә башкарган игелекле гамәлләребез, укыган догаларыбыз һәм чалган корбаннарыбыз кабул булсын.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм җан тынычлыгы телим. Сезнең йортларыгызда һәрвакыт бәрәкәт, үзара аңлашу булсын!

Изге Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов», – диелә котлауда.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев