Хөрмәтле педагоглар, укучылар, әти-әниләр һәм мәгариф ветераннары!
Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән котлыйм!
Узган ел Арча районы мәгарифе өчен нәтиҗәле, әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Педагогларыбызның тырыш хезмәте, укучыларыбызның белемгә омтылышы, әти-әниләребезнең аңлап һәм ярдәм итеп торуы нәтиҗәсендә без күп кенә уңышларга ирештек. Мәгариф – киләчәк нигезе, ә аны булдыруда сезнең һәрберегезнең өлеше бәяләп бетергесез.
Яңа ел безгә яңа өметләр, яңа мөмкинлекләр алып килсен. Һәр гаиләгә иминлек, тынычлык, саулык-сәламәтлек телим. Укытучыларыбызга сабырлык, укучыларыбызга тырышлык, әти-әниләргә балалар шатлыгы телим.
Яңа елда барыбызга да уңышлар, күңел күтәренкелеге һәм бәхет насыйп булсын!
Нет комментариев