erid:2VtzquqpS7d
Арча районында дүрт авылда үзйөрешле машиналарга техник карау узды
Арча яңалыклары

Арча районында дүрт авылда үзйөрешле машиналарга техник карау узды

Дәүләт техника күзәтчелеге белгечләре Урта Курса, Курса Почмак, Сеҗе һәм Сикертән авылларында шәхси хуҗаларның 61 берәмлек техникасын тикшерделәр.

Арча районында шәхси затлар милкендәге үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник тикшерү дәвам итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча шәһәре һәм муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.

Расланган график буенча 20 май көнне алар Урта Курса, Курса Почмак, Сеҗе һәм Сикертән авылларында узды. Барлыгы 61 берәмлек техника каралды. Тикшерү узган барлык машиналар билгеләнгән куркынычсызлык таләпләренә туры килә дип танылды.


Нет комментариев