erid:2VtzquqpS7d
Арча районында «Куркынычсызлык каешы» профилактик чарасы үткәрелә
Арча яңалыклары

Арча районында «Куркынычсызлык каешы» профилактик чарасы үткәрелә

Сак булыгыз. Онытмагыз.

16 февральдән 1 мартка кадәр районда автомобиль салонында куркынычсызлык каешы такмаучыларны, балаларны махсус креслоларга утыртмый йөртүчеләрне барлау максатында "Куркынычсызлык каешы" профилактик чарасы үткәрелә.

Юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр күп очракта куркынычсызлык каешы такмаган була. Өлкәннәр дә, балалар да юл хәрәкәте кагыйдәсенең бу өлешен онытмасыннар иде. Ул кешеләрнең үзләре өчен иминлек чарасы.

Бу көннәрдә районда рейдлар үткәреләчәк. Игьтибарлы һәм сак булыгыз. Алары да кемдер өчен түгел, үзегезгә кирәк,

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев