Арча районында шәхси затларның үзйөрешле машиналарын һәм прицепларын техник карау дәвам итә
График буенча 25 майда Мәтәскә, Мөндеш һәм Иске Кырлай авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына техник карау узды.
«Тикшерү барышында 68 берәмлек техника каралды һәм якын көннәрдә техник тикшерү узу турында таныклык алачаклар», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча шәһәре һәм муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев