erid:2VtzquqpS7d
Арча районының «Гарипов Х.К.» КФХ җитәкчесе  Хәлим Гариповка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде!
Арча яңалыклары

Арча районының «Гарипов Х.К.» КФХ җитәкчесе Хәлим Гариповка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде!

Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Арча районының «Гарипов Х.К.» КФХ җитәкчесе Хәлим Гариповка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде!

Аңа бу  олы бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 

Бу — аның республикабызның агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлешенең һәм тырыш хезмәтенең ачык дәлиле.

Хәлим Кәнәфи улын әлеге югары дәүләт бүләге белән ихлас котлыйбыз! Яңа уңышлар һәм зур казанышлар телибез!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев