erid:2VtzquqpS7d
Арча районының террорга каршы тору   комиссиясе утырышында
Арча яңалыклары

Арча районының террорга каршы тору комиссиясе утырышында

Бүген Арча районының террорга каршы тору комиссиясе утырышында Курса Почмак балалар бакчасында булган вакыйгага бәйле рәвештә мәгариф учреждениеләрендә иминлек чараларын ныгыту мәсьәләсе каралды.

Исегезгә төшерәбез , без 13 октябрьдә Курса Почмакта булган күңелсез хәлләр турында сайтыбызда язган идек. Район буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе полиция полковнигы Айдар Баһавиев балалар бакчасы хезмәткәрләренең әлеге вакыйгаларда дөрес эш итүләрен билгеләп үтте. 

- Бакча хезмәткәрләренә ярдәм итәргә тырышкан ир-ат зыян күргән.  Ә бу инде Җинаять Кодексының башка маддәсенә карый. Әлегә тикшерү дәвам итә, - дип белдерде ул.

Район башлыгы Илшат Нуриев районның барлык мәгариф объектларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрен даими контрольгә алу, хезмәткәрләр белән өстәмә инструктажлар һәм өйрәнүләр үткәрү буенча күрсәтмәләр бирде.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев