Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз
Арчада чираттагы "Тоннель" профилактик чарасы үтте. Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган алты кешегә беркетмә төзелде.
Чараның максаты - алкогольле эчемлек, наркотик матдә кулланган хәлдә руль артына утыручыларны барлау. "Тоннель" барышында андыйлар булмады.
"Тоннель" профилактик чаралары даими рәвештә үткәрелеп торачак.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев