Арчада “Дус сыйныф серләре” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Әлеге бәйге ел саен әти-әниләр комитетлары арасында үткәрелә.
Гыйнвар аенда әти-әниләр комитетлары арасында “Дус сыйныф серләре” республика бәйгесенең муниципаль этабы узуы турында без инде хәбәр иткән идек. Әти-әниләрнең, балаларның, сыйныф җитәкчесенең бердәм эшчәнлеген күрсәтүгә юнәлдерелгән бәйгедә быел райондагы 33 мәктәп командасы катнашкан иде.
Районда гран-прига лаек булган Арчаның алтынчы мәктәбенең 5А сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре инде зона этабында да җиңү яулап, ярымфиналга үтте.
Бүген район мәдәният йорты сәхнәсендә “Дус сыйныф серләре” бәйгесенең муниципаль этабында төрле номинацияләрдә җиңү яулаган коллективларны бүләкләделәр. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина тәбрикләде.
“Мин бездә шундый әти-әниләр, шундый укучыларыбыз булуы белән горурланам. Берсеннән берсе эчтәлекле, берсеннән берсе кызыклы чыгышлар. Алга таба да иҗат чишмәгез саекмасын. Бәйгедә катнашканда гына түгел, 1нче сыйныфтан мәктәпне бетергәнче бердәм булыгыз, бергә булыгыз. Бөтен бәйрәмнәрне, чараларны тату былп бергә үткәрегез”, – диде ул һәр әти-әнигә, һәр укучыга, һәр сыйныф җитәкчесенә рәхмәт сүзләре җиткереп.
“Дус сыйныф серләре” республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре:
Гран-при – Арчаның 6 нчы урта гомуми белем мәктәбенең 5А сыйныф укучылары һәм ата-аналар комитеты. Сыйныф җитәкчесе: Гөлназ Миннебаева.
1 нче дәрәҗәле диплом – Арчаның Лесхоз урта гомуми белем мәктәбенең 7А сыйныф укучылары һәм ата-аналар комитеты. Сыйныф җитәкчесе: Гүзәл Гатиятова.
1 нче дәрәҗәле диплом – Арчаның 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең 6А сыйныф укучылары һәм ата-аналар комитеты. Сыйныф җитәкчесе: Наилә Прыткова.
2 нче дәрәҗәле диплом – Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары һәм ата-аналар комитеты. Сыйныф җитәкчесе: Нурфия Садикова.
2 нче дәрәҗәле диплом – Арчаның Курсави исемендәге күппрофильле лицейның 6А сыйныф укучылары һәм ата-аналар комитеты. Сыйныф җитәкчесе: Аделя Бәйрәмова.
2 нче дәрәҗәле диплом – Арчаның 1нче урта гомуми белем мәктәбенең 7В сыйныф укучылары һәм ата-аналар комитеты. Сыйныф җитәкчесе: Эльмира Ибрагимова.
3 нче дәрәҗәле диплом – Апаз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары һәм ата-аналар комитеты. Сыйныф җитәкчесе: Альбина Гарипова Эльбрус кызы.
3 нче дәрәҗәле диплом – Арчаның 7 нче урта гомуми белем мәктәбенең 7Б сыйныф укучылары укучылары һәм ата-аналар комитеты. Сыйныф җитәкчесе: Ризидә Сафиуллина.
3 нче дәрәҗәле диплом – Арчаның 5 нче урта гомуми белем мәктәбенең 5Б сыйныф укучылары укучылары һәм ата-аналар комитеты. Сыйныф җитәкчесе: Әлфия Сабирова.
“Традицияләрне саклау” номинациясендә:
Яңа Кишет төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары һәм ата-аналар комитеты, сыйныф җитәкчесе: Миләүшә Сәйфуллина.
“Иң бердәм сыйныф” номинациясендә:
Кәче төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары һәм ата-аналар комитеты. Сыйныф җитәкчесе: Фәнис Рамазанов.
“Бердәм рух” номинациясендә:
Хәсәншаих төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары һәм ата-аналар комитеты. Сыйныф җитәкчесе: Гөлнара Хәмидуллина.
“Уңышка ирешү юлында” номинациясендә:
Курса-Почмак урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары укучылары һәм ата-аналар комитеты. Сыйныф җитәкчесе: Динә Шәйдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев