Бәйгедә район мәктәпләреннән 1-9 сыйныф укучылары катнашып, үзләренең сәләтләрен өч төрле номинациядә күрсәттеләр.
Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан районкүләм “Моңлы сазым” әдәби-музыкаль бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә район мәктәпләреннән 1-9 сыйныф укучылары катнашып, үзләренең сәләтләрен өч төрле номинациядә күрсәттеләр.
Алар:
- Г. Тукайның шигъри әсәрләре
- Г. Тукайның сүзләренә иҗат ителгән җырлар
- Г. Тукай һәм аның әсәр геройлары балалар рәсемнәрендә
Бәйгедә барлыгы 85 яшь талант катнашты. Балаларның чыгышлары югары дәрәҗәдә бәяләнде, һәм һәрбер җиңүчегә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Моңлы сазым” бәйгесе Габдулла Тукайның бай мирасын яшь буынга җиткерүдә, аларны милли рухта тәрбияләүдә тагын бер мөһим чара булып тарихка кереп калды
Җиңүчеләр:
- Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар, 1-4 сыйныф:
1 урын – Нурсолтан Файзрахманов ( Арчаның 1 мәктәбе, җитәкчесе – Ахунова Ләйсән Гәбделләхәт кызы)
2 урын – Амилә Асадуллина (Шушмабаш мәктәбе, Зайнагова Лилия Рафикъ кызы,)
3 урын – Самир Галиев (Арча 5 нче гимназиясенең «Зур Бирәзә башлангыч мәктәбе» филиалы, Зөбәерова Римма Әнвәр кызы)
5-9 сыйныф:
1 урын – Инзилә Мөхәммәтшина (Арчаның 6 мәктәбе, Әллүки балалар театр студиясе, Мөхәммәтгалиева Ләйлә Ринат кызы)
2 урын – Зөһрә Миннебаева, (Арча 5 гимназиясе, Ахунова Ләйсән Гәбделләхәт кызы)
3 урын – Мәликә Фазылҗанова (Пөшәңгәр күпфункцияле үзәге, Шәвәлиева Илүзә Ингел кызы)
- Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар, 1-4 сыйныф:
1 урын – Амира Миннибаева (Арчаның 6нчы номерлы мәктәбе, Рамазанова Рузиля Рафаил кызы)
2 урын – Дилә Камалетдинова (Шушмабаш мәктәбе, Габитова Лилия Мөдәрис кызы)
3 урын – Исмәгыйль Шәкүров (Ашытбаш урта мәктәбе, Гарифуллина Фәния Рауис кызы, Ибрагимова Люция Фәрид кызы )
5-9 сыйныф:
1 урын – Фазыл Әхтәмов (Пөшәңгәр күпфункцияле үзәге, Шәвәлиева Илүзә Ингел кызы )
2 урын – Зәринә Гиниятуллина (Арча 7 нче номерлы мәктәп, Исмәгыйлев Рәдиф Миннехан улы)
3 урын – Алсу Хаҗиева (Арча 5 гимназиясе, Сәгыйтова Миләүшә Рамазан кызы)
- Г.Тукай һәм аның иҗаты балаларның рәсемнәрендә, 1-4 сыйныф:
1 урын – Кәрим Әхмәтханов (Лесхоз мәктәбе, Зәйнуллина Әлфия ТаҺир кызы)
2 урын - Мурад Муйдинов (Ашытбаш мәктәбе, Гарифуллина Фәния Рауис кызы, Ибрагимова Люция Фәрид кызы)
3 урын – Аяз Абдуллин (Кәче төп гомуми белем мәктәбе, Мөхәмәтшина Эльмира Госман кызы)
5-9 сыйныф:
1 урын – Саида Фәсхиева (Теләче сәнгать мәктәбе, Калжанова Илсия Назир кызы)
2 урын – Фирүза Гыйләҗова (Теләче сәнгать мәктәбе, Калжанова Илсия Назир кызы)
3 урын – Камилә Котдусова (Арча сәнгать мәктәбе, Кәримова А.А. Галимҗанова А.Р. Котдусова Г.Ф.)
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев