Концерт Россиядә бердәмлек, республикада сугышчан һәм хезмәт батырлыгы елына, шулай ук Тукайның 140 еллыгына багышланды. Анда Бөек Ватан сугышы, махсус хәрби операция, туган илгә мәхәббәт темалары яктыртылды.
"Аны оештыруда, уздыруда өлеше кергән һәр кешегә зур рәхмәт. Бу бәйгедә оттыручылар юк. Призлы урыннарны алганнардан калганнары барысы да дипломантлар. Көн дәвамында барган концертны игътибар белән карап, жюри обьектив бәя бирде. Бүген иң-иңнәр чыгыш ясый", – диде район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов.
Концерт көчле оештырылган иде. Чыгыш ясаучылар тагын бер кат талантларын раслады, тамашачылар аларны алкышлары белән бәяләде. Чыгышлар бүләкләүләр белән үрелеп барды.
– Мәгариф хезмәткәрләре катнашындагы бәйгедә әле күпме яшеренеп яткан талантлар ачылды. Укытучылар, тәрбиячеләр белем бирү, тәрбия белән генә чикләнеп калмый, башка чараларда да актив катнаша, бөтен тырышлыкларын куеп башкарып чыга. Бүгенге концерт – шуның бер мисалы, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов.
Иҗат чикләрне белми. Бу бәйге бөтен көчнең бердәмлектә булуын раслады. Бердәм булганда, кеше таулар күчерә ала. Сәхнәдә чыгыш ясау, үзеңнең сәләтеңне күрсәтү өчен кыюлык та кирәк. Ә укытучы халкы гел үрләргә үрмәләргә, җиңү яуларга күнеккән. Шуңа алар Арча мәдәният йорты сәхнәсен дер селкетте.
– Бу олы бәйрәм, талантлар парады. Оештыручыларга зур рәхмәт. Жюри әгьзаларына бәя бирү бик авыр булды. Чөнки яхшылар арасыннан иң яхшысын сайлап алырга кирәк иде. Яшерен талантларга исем китеп утырдым. Эшегез дә күп, иҗатка да вакыт табасыз, – диде жюри рәисе Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи. – Тагын бер нәрсәгә сокландым – сезнең изге күңелегезгә. Бу концертка килеп сез авыруларга матди генә түгел, рухи ярдәм итәсез. Сез – авыл халкының горурлыгы.
Хәйрия концертыннан җыелган акча 6, 7, 10 балалар бакчалары, Иске Чүриле, Яңа Кенәр мәктәпләре, мәгариф идарәсенә биреләчәк, ә алар авыруларга тапшырачак.
Бәйге җиңүчеләре дә читтә калмады. Алар сертификатлар белән бүләкләнде.
– Барлыгы 150 мең сум акча тотылды. Призлы урынны алмаганнарга дипломант исеме белән сертификат биреләчәк, – диде Вакыйф Харисов.
Бәйге җиңүчеләрен дә барлап үтик. Театр коллективлары арасында беренче урынны Арчаның 8нче балалар бакчасы, Ташкичү мәктәбе яулады, икенче урында 9нчы балалар бакчасы. Вокаль ансамбльләр арасында беренче урында 5нче балалар бакчасы, Яңа Кенәр мәктәбе, икенче урында 2нче, өченче урында 11нче балалар бакчалары коллективлары.
Аерым җырчылар арасында беренче урын Алинә Галимуллинага (мәгариф идарәсе), икенче урын Алсу Сәмигуллина (Яңа Кенәр мәктәбе), Адилә Гарифуллинага (Иске Чүриле мәктәбе), Филсинә Хәсәновага (Утар Аты балалар бакчасы), өченче урын Алсу Галавиевага (күппрофильле лицей), Ландыш Фәйзрахмановага (Носы мәктәбе), Рәмзия Гайфуллинага (Яңа Кенәр балалар бакчасы), Раушания Закировага (Арчаның 4нче балалар бакчасы-баланы үстерү үзәге) бирелде.
Нәфис сүз осталарыннан беренче урынны Зөһрә Касыймова (Утар Аты мәктәбе), икенче урынны Гөлфинур Зайнакова (10нчы балалар бакчасы), Гөлүсә Заһидуллина (Яңа Кенәр иҗат йорты), өченче урынны Ләйсән Вәлиева (Иске Чүриле мәктәбе), Луиза Корбанова (Кәче мәктәбе) яулады.
Биючеләр арасында 9нчы балалар бакчасы бию коллективы беренче булды.
Икенче урында 10 нчы балалар бакчасы һәм Шурабаш мәктәбе, өченче урында Яңа Кенәр балалар бакчасы, Наласа мәктәбе бию коллективлары.
– Быелгы бәйгене киләчәктә дә дәвам итәрсез, дип ышанам, – диде Фердинанд Фәтхи. – Чөнки талантлар яшеренеп ятмаска, халык хозурына чыгарга тиеш.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев