erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада «Кичке чаңгы юлы»

Нинди рәхәт кич!

Бер җил әсәре юк. Җылы, рәхәт. Арча стадионына чаңгы шуарга килүчеләр дә күп булды. Матур, дәртле музыкалар яңгырап тора. Авыллардан да килгәннәр. Гаиләләр белән дә, аерым да, хезмәттәшләре, дуслары белән дә чаңгы шуалар. "Кичке чаңгы юлы" - күмәкләп чаңгы шуу чарасын район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов ачып җибәрде. Чаңгы шуарга өндәде ул һәм хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән котлады. Үзе дә чаңгыга басты. Чаж-чож... Бергәләп чаңгы шуулары күңелле. Финишта Арча спорт комплексы хезмәткәрләре "Кичке чаңгы юлы" медальләре тапшырып торды. Күңелле! Аннан коймаклар белән кайнар чәй эчтеләр. Чаңгы шуарга көннәр бар әле! Шуып калыйк! Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре