erid:2VtzquqpS7d
Арчада мәктәп автобуслары техник тикшерү узды
Арча яңалыклары

Арчада мәктәп автобуслары техник тикшерү узды

Балаларны йөртү өчен әзерләрме?

Балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, укучыларны йөртүдә катнашучы 26 мәктәп автобусының техник торышы тикшерелде.

Тикшерү комиссиясе район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров рәислегендә узды. Комиссия составында шулай ук Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рөстәм Хәкимов та катнашты.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, барлык автобуслар да төзек хәлдә дип табылды һәм балаларны йөртү өчен тулысынча әзер.

Чыганак: район мәгариф бүлеге


Арча хәбәрләре

Нет комментариев