Арчада “Сафта” хәрби-спорт уеннары бара
Уеннар Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
Бүген Арча Укучылар Сараена районыбызның 25 мәктәбе командасы “Сафта” хәрби-спорт уеннарына җыелды. Бу 100 катнашучы дигән сүз. Алар дүрт юнәлештә үз көчләрен сынап карады: квадрокоптер белән идарә итә, электрон мылтыктан ата, автоматны сүтеп җыя һәм Ватан тарихы буенча белемнәрне тикшерә.
“Проект кысаларында ярышлар быел икенче тапкыр үтә, – диде Арча укучылар сарае директор урынбасары Айгөл Галәветдинова. – “Сафта” проекты кысаларында бездә ике яңа түгәрәкләр эшли башлады: электрон мултыктан ату һәм квадрокоптерлар белән идарә итү. Шулай ук 12 яшьтән өлкәнрәк мәктәп балалары өчен осталык класслары да үтә. Һәм бүген балалар райн хәрби-спорт уеннарына җыелды. Тик бу юлы Ватанны саклаучылар көне уңаеннан без ярышлар программасына Ватан тарихы буенча белемнәрне тикшерүне һәм автоматны сүтеп җыюны да керттек”.
Ярышларны ачу тантанасында Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Азат Вахитов, “Сафта” проекты җитәкчесе, укучылар сарае дирекоры Руслан Гыйниатуллин һәм район ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеев катнашты. Алар: “Иң көче команда җиңсен”, – дип командаларга уңышлар теләде.
Ярышларның нәтиҗәсе белән соңрак таныштырырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев