Яңгырлар бик кирәк.
14 июньдә кичке якта Арча шәһәрендә бик шәп яңгыр яуды. Күк күкрәде, яшен яшьнәде, артыннан ялт итеп кояш чыкты. Өлкәннәр элек андый җәйге яңгырларны алтынга тиңли иделәр. Кызганыч, кайбер авылларда яңгыр бөтенләй яумаган.
Бүген иртән белештем: кичә “Ак барс” агрокомплексы ширкәтендә 32 мм яңгыр яуган! Бу бер квадарт метрга 32 литр су дигән сүз, ягъни 3,5 чиләк су. Шәп бит!
Яңгырлар кирәк, аны көтүчеләр күп.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев