Арчаның 1нче балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен республика семинары узды. Балалар төрле милләт уеннары, телләре, киемнәре һәм биюләр аша “Халыклар дуслыгында – Россиянең бердәмлеге” дигән сценарий тәкъдим итте, кунаклар чарадан канәгать калды.
Арчаның 1 нче балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен республика семинары узды. Анда мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар “Халыклар дуслыгында – Россиянең бердәмлеге” дип аталган сценарий тәкъдим иттеләр. Чара балаларның төрле милләт халыклары киемнәреннән “Дуслык бию”е белән башланып китте. Аннары сүз тәрбиячеләр Гөлназ Хәкимова һәм Алинә Хисмәтуллинага бирелде. Төрле милләт балалары кунаклар белән үз телләрендә исәнләшеп, милли уеннар, үзенчәлекле уен коралларында да уйнап күрсәттеләр. Бәйрәм “Поппури” биюе һәм “Милләтем” җыры белән тәмамланды.
Килгән кунаклар чарадан канәгать калды.
Алинә Хисматуллина, Гөлназ Хакимова,
Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев