Арчадан чираттагы гуманитар колонна юлга кузгалды
“Мондый берләшкән илне җиңеп булмый”
26 февраль көнне гуманитар колонна (гуманитар йөк белән җиде машина) җиде юнәлештә махсус хәрби операция зонасына юл алды.
Ватанны саклаучылар елы районда үзенчәлекле башланып китте һәм шундый рухта дәвам итә.
Әле бер ай элек кенә тугыз машинадан торган гуманитар колоннаны озаткан идек. Халыкның активлыгы, бердәмлеге һәм җиңүне якынайту өчен барысына да әзер булуы нәтиҗәсендә тагын бер гуманитар колонна оешты. Аны да шәһәр үзәгеннән тантаналы төстә озаттылар.
Башкалар ничек кабул итәдер, белмим, әмма шәхсән мин үзем бу күренешкә күз яшьләрсез тыныч кына карый алмыйм. Райондашларыбызның бердәмлеге сокландырып кына калмый, гаҗәпләндерә дә. Бер ай эчендә тагын шуның кадәр эш башкару үзе генә дә ни тора!
– Районда җиде волонтер төркеме эшчәнлек алып бара. Без читтә кала алмыйбыз. Илебез сакчыларына безнең ярдәм генә түгел, күңел җылыбыз, алар турында кайгыртуыбыз һәм игътибарыбыз аеруча кирәк, – дигән сүзләр күңел кылларын тибрәтте.
Гуманитар колоннаны озатырга район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде. Ул да үзенең чыгышында район халкының бу юнәлештәге фидакарь хезмәтен билгеләп үтте.
– Беренче гуманитар колоннаны бер ай элек кенә җибәрдек. Шунда кварталга бер булса да бу эшне дәвам итәрбез, дип сөйләшкән идек. Әмма бу хәрәкәт шундый ышанычлы юл алды, бүгенге көнгә инде икенче колонна оешты. Яңа иганәчеләребез килеп чыкты. Алар машиналар бирергә булды. Арча халкы, егетләребез җыелып үзләренең иптәшләренә машина алды. Бүгенгесе көндә биш машина бүләк кенә булып китә. Ике машина инде юлда, хәзер җиде машинаны озатырга җыелдык, – диде район башлыгы. – Теге колоннадан аермалы буларак, бу юлы Курск өлкәсенә китә торган машинабыз да бар. Беренче очрашканда әйткән идем инде, мондый берләшкән илне беркем дә җиңә алмый, дип. Бүген бу сүзләрне яңадан кабатлыйсым килә, мин моңа кабат инандым. Волонтерларыбызга, авыл җирлекләре башлыкларына, оешма, агрофирмалар җитәкчеләренә, гомумән, районыбыз халкына зур рәхмәт. Балалар бакчаларыннан алып өлкән ветераннарыбызга кадәр һәрберсе актив катнаша. Кайсы авылларда йомшак мендәрләр тегәләр, икенчеләрендә шәмнәр ясыйлар һәм маскировка өчен челтәрләр үрәләр һәм башкалар. Бүген без туплап җибәргән машиналар, радиоэлектрон көрәш системалары, дроннар, дрон детекторлары егетләребезнең тормышларын саклап кала алса, без бу дөньяда юкка яшәмәгәнбез, дип саныйм. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын, илләребез, көннәребез тынычланып, матур итеп яшәргә язсын.
Ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина әйтүенчә, 18 килограмм челтәр генә алынган. Аның җиңеллеген исәпкә алсаң, никадәр маскировка өчен челтәр бәйләнгән. “Төзелеш институтыннан “Карлы десант” кайтты. Алар да маскировка өчен сеткалар үрүдә булышты”, – диде ул.
“Яшь гвардиячеләр” оешмасы җитәкчесе Алия Фәйзрахманова: “15 челтәр үрдек, балалар бик күп хат язды, госпитальләргә, дип матур сүзләр чигеп йөздән артык йомшак мендәр әзерләнде, җылы одеяллар тектеләр һәм башкалар. Без бу эшне даими алып барабыз”, – диде.
Арча ЗАГС бүлегендә “Безнең геройларга“ дип исемләнгән акция барды. ЗАГС бүлегенә язылышырга килүчеләр, алтын юбилейларын билгеләп үтүчеләр, яңа туган балага таныклык алырга килүчеләр һәм теләге булган һәр кеше солдатларга хатка үз имзаларын куя, теләкләрен яза алды. Әлеге хатлар да махсус хәрби операция барган зонага солдатларыбызга китте. Ветераннарыбызның хезмәте әйтеп бетергесез зур. Халкыбыз тарафыннан бөтен башкарылган эше язып бетерү мөмкин түгел. Гафу итәрсез. Алар барысы да күз алдында.
– Махсус хәрби операция өч ел дәвам итә. Егетләребезнең мобилизацияләнеп китүләренә дә ике ел ярым була. Алар туган илләреннән, торган җирләреннән еракта авыр шартларда Ватаныбызны, безнең тынычлыгыбызны саклый, батырлык һәм геройлык үрнәкләре күрсәтә, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов. – Районыбыз халкы үз эше, тырышлыгы белән бик зур булышлык күрсәтә. Сезнең бу эшләрегез алар өчен рухи һәм психологик яктан да зур ярдәм.
Дога укып башлаган эш хәерле була. Гуманитар колоннаны Лин атакай изге теләкләре, Надир хәзрәт Гатауллин Коръән аятьләре укып озатты, изге теләкләрен юллады.
“Сез кайсы илләрдә, сез кайсы җирләрдә, сагынмыйча ничек түзәсе”. Расих Галимҗанов җырлаганда күз алдына салкын окопларда яткан, алгы сызыкта булган, атакага барган егетләребез килеп басты. “Кайтырсыз әле бер, кайтырсыз барыбер, таш булмаса әгәр җаныгыз”, – дип җыр дәвам итте. Исән-сау җиңү яулап кайтыгыз, егетләр. Сезне түземсезлек белән көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев