Арчадан Нурания һәм Рафаил Назыповларның алтын туйлары рәсмиләштерелде
Бу датаны алар якыннары арасында тантаналы рәвештә Арча мәдәният йортында билгеләп үтте.
Бәйрәмне бизәп, Расих Галимҗанов юбилярлар хөрмәтенә матур җырын башкарды. “Тик бер генә булсын, гомерлеккә калсын ...”
– Бүген сезнең көн. Яшьлегегезне искә алып, яңадан бер тапкыр алтын балдаклар алыштыгыз. Һәрвакыт үзегезне яшь тоеп яшәргә язсын, – диде район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм юбилярларга район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. – Бәхет нәрсә ул? Күп акча, сәламәтлек, диләр. Бәхетнең сыйфатлары бик күп. Кояш чыктымы – бәхет, дөнья тынычмы – бәхет, сау-сәламәт бала тудымы – бәхет. Күңел тынычлыгы, балалар игелеге, яныңда хәләл ирең я хатының булса, ул да бәхет. Яшьләр шуның кадерен белсә иде.
– Бер-берегезгә кояш булып балкып торыгыз, – диде аның котлауларына кушылып ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина.
Гаилә тормышы мәшәкатьләр, авырлыклар, куанычларга чорналып үтә. Авырлык-ларны җиңеп, мәхәббәт дигән саф хисне саклап кала алу ир белән хатынның үзеннән тора. Назыповлар гаиләсе әнә шундый. Илле ел дәверендә алар гаилә учагының ялкынын сүндермәгән.
Рафаилнең мәктәп тәмамлаганнан соң элемтә техникумында укып йөргән вакыты. Яшь чак, дәртле чак. Күңел мәхәббәт көтә торган вакыт. Өйдә утырасы килми. Егет 9 май уңаеннан оештырылган бию киченә килә. Тегү училищесында укып йөргән Нурания дә шунда була. Беренче күрешүләре, танышулары бию мәйданчыгында башлана. Кыз егетне армиягә озата, көтеп ала. Кайткач өйләнешеп тә куялар. Уллары Илдар, кызлары Лилия туа. Хәзер җиде оныклары бар инде.
Гаилә коргач, икесе дә Казанның оргсинтез заводында эшли. Аннан шулай ук бергә кошчылык фабрикасына күчәләр һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшлиләр.
Арчага бу пар 2014 елда күчеп кайта. Рафаил абый Арча элеваторына эшкә урнаша һәм 2023 елга кадәр хезмәт куя.
Әти-әниләрен, әби-бабайларын алтын туйлары белән котларга балалары, оныклары, якын туганнары да кайткан иде. Алар барысы да Казанда яши икән.
– Без алты бала үстек. Нураниябез генә илле ел дәверендә тигез гомер итә. Казанда яшәсәк тә, гел Арчага килеп йөрибез. Бик якын итеп каршы алалар, – диде Нурания апаның бертуганы Рәмзилә апа. – Шундый матур кичә оештырып, бертуган сеңлемне зурлауларына сөенеп туя алмыйм.
Нурания һәм Рафаил Назыповлар ЗАГС бүлегенең “Дан китабы”на кул куйдылар. Аларга “Алтын туй” таныклыгы тапшырылды. Юбилярлар алтын туй медальләре, кызыл туйларын искә төшереп, туй балдак-лары алыштылар. Бәйрәм туй биюе белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев