erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның 6нчы мәктәбенең 5А сыйныфы «Дус сыйныф серләре» бәйгесенең ярымфиналында чыгыш ясаячак!

Алар зона этабыннан җиңү белән кайтты.

Арчаның 6нчы мәктәбенең 5А сыйныфы укучылары һәм аларның әти-әниләре «Дус сыйныф серләре» бәйгесенең зона этабыннан җиңү белән кайтты. Алар район данын ярымфиналда яклаячак. 

Алтынчы мәктәп командасының әлеге бәйгедә бу беренче генә җиңүе түгел инде. 

“Без бу бәйгедә инде дүртенче ел катнашабыз һәм алдынгы урыннар алып киләбез. Безнең укучыларыбыз, республика этабында җиңеп, Кара диңгез буенда да ял итеп кайтты, – дигән иде бәйгенең район этабыннан соң  Арчаның алтынчы мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор  урынбасары Лилия Җиһангирова. - Бәйгегә әзерләү буенча үзебезнең команда бар. Мәктәп администрациясе һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Быел 5“А” сыйныфы белән катнаштык. Бу сыйныф балалар башлангычтан бик актив булулары белән аерылып тора, аларның әти-әниләре дә бердәм. Сыйныф җитәкчеләре Гөлназ Миннебаева, әле яшь укытучы булуына карамастан, һәр эшкә иҗади карый. Өч атна дәвамында көн саен кичке җидедән уннарга кадәр алар барысы да мәктәптә булды. Бу аларның лаеклы җиңүе”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев