Арчаның өченче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә тантаналы рәвештә Халыклар бердәмлеге елын ачтылар, укучылар төрле телләрдә чыгыш ясап, күпмилләтле дуслык мохитен күрсәтте.
Арчаның өченче мәктәбендә төрле милләт вәкилләре булган балалар бергәләп укый, аралаша һәм уртак кыйммәтләр нигезендә тәрбия ала.
Быел мәктәп коллективы Халыклар бердәмлеге елын ачу уңаеннан эчтәлекле мәдәни чара оештырды. Укучылар чуваш, удмурт, татар, рус һәм инглиз телләрендә җырлар башкардылар. Шулай ук Кыргызстан, Таджикстан, Үзбәкстан дәүләтләренең гимннары яңгырады. Әлеге чыгышлар балаларның төрле мәдәниятләргә ихтирамын һәм телләргә кызыксынуын ачык күрсәтте.
Чараның төп асылы – милли үзенчәлекләрне саклау белән беррәттән, уртак максатлар нигезендә бердәм булып яшәү. Мәктәптә укучы балаларның төрле милләттән булуына карамастан, алар дус-тату мохиттә белем ала, уртак проектларда катнаша һәм бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев