erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча 3 нче башлангыч мәктәбе - балалар бакчасында - Театр фестивале

Милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы.

Халыкка дәрсе гыйбрәттер — театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

       Театр – сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр – тормышның көзгесе. Сәхнәгә чыгып кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Театр бит ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән  хәлләр, могҗизалар...Тормышта без көн саен билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне уйныйбыз бит. Сәхнәдә кечкенә генә булса да, роль уйнарга теләмәгән кеше юктыр ул... Бүген, 22 нче апрель көнне Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә гөрләп-шаулап Театр фестивале узды. Һәр сыйныф бик теләп катнашты, матур-матур костюмнардан бик оста чыгыш ясадылар. Үзләренең башкару осталыкларын, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын күрсәтә алдылар. Әсәрләр арасында татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукай әкиятләре дә, татар халык әкиятләре дә һәм башка язучыларның әсәрләре дә бар иде. Чыгышларны бәяләү өчен Арча Мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ильина Лия Юрий кызы, Арча 3 нче башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы директоры Сабирҗанова Алсу Фәрхәт кызы, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасының балалар китапханәсе җитәкчесе Рәхимбаева Алсу Гарифҗан кызы, Арча  укучылар сарае методисты Ганиева Гөлия Рәфкать кызы жюри составында катнаштылар. Ничек кенә авыр булмасын, гадел итеп бәя бирделәр. Фестивальне мәктәбебездә практика узучы Арча педагогия көллияте студентлары алып барды. Аларның уйнаулары укучылар өчен үрнәк булды һәм зур кызыксыну уятты. Фестивальне уздыруда зур көч куеп катнашкан һәр кешегә олы рәхмәтебезне белдерәбез! Мәкаләне Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате – милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы дип тәмамлыйсы килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәйруллина Айгөл Рәдиф кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X