erid:2VtzquqpS7d
Арча районы мәктәпләрендә шахмат зоналары арта
Арча яңалыклары

Арча районы мәктәпләрендә шахмат зоналары арта

22 нче апрель көнне Утар-Аты мәктәбендә шахмат зонасы ачылды

22 нче апрель көнне Утар-Аты укучылары күңелендэ озак вакытлар сакланып калыр, мөгаен. Бүген мәктәптә укучылар өчен шахмат зонасы ачылды. Алар бу уку елында шахмат һәм шашка районкүләм ярышларында да сынатмадылар, призлы урыннарга лаек булдылар. Шахмат белэн шөгыльләнү өчен мондый шартлар булу укучылар өчен тагын да зуррак үрләр яуларга этәргеч булып тора.
 Төп иганәчеләр - ООО"Вятка" шәхси хуҗалыгы җитәкчеләре - Хазиев Камил Шамил улы һәм Җәләлиев Наил Фаил улы.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев