erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында этнографик диктант язачаклар

3-8 ноябрь көннәрендә республикада «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узачак.


Быел бишенче тапкыр оештырыла торган акциянең төп яңалыгы – аның онлайн-форматта үтүе. Узган ел чарада 5 000 кеше катнашкан. Быел аларның саны күбрәк булыр дип көтелә. Пандемия шартларында милли бәйрәмнәр дә онлайн форматта узды һәм алдагы еллардагыдан аермалы буларак, аларны интернет аша күзәтүче  тамашачыларның саны унбиш тапкырга арткан. Моннан тыш, чара биш көн дәвам итә.

Шулай ук районыбызда "Зур этнографик диктант"ны язу өчен офлайн мәйданчыклар да эшләячәк. Алар район мәдәният йорты, үзәк китапханә һәм 6нчы номерлы мәктәп (диктант язу вакытлары аерым хәбәр ителәчәк). Офлайн формат Роспотребнадзор кагыйдәләрен үтәп оештырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Диктантта теләгән һәр кеше катнаша ала. Биремнәр www.miretno.ru. сайтында 3 ноябрьдә төнге сәгать 00.01дә басылачак. Утыз биремнең егерме – федераль, унысы төбәккә караган булачак. Биремнәрне эшләргә 45 минут вакыт бирелә. Катнашу турындагы сертификатны да биремнәрне эшләп тапшыргач ук алыргабула. Анда ничә балл алуың да шунда ук күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X